САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөҗәһит абыйның юбилей шатлыгын район җитәкчеләре дә уртаклаштылар

Бүген Мортамак авылында яшәүче тыл ветераны Аздахов Мөҗәһит Салихҗан улына 90 яшь тулды.

Мөҗәһит абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Индира Рәис кызы юбилярның күкрәгенә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медален дә кадады. Котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерделәр.
Мөҗәһит абый тантанада катнашучы яшьармиячеләргә, укучыларга үзенең авыр елларга туры килгән балачагы турында сөйләде, бүгенге тыныч һәм мул тормышның кадерен белергә чакырды.
Мөҗәһит абый турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев