САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров уку елы тәмамлануы белән котлый

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән уку елы тәмамлануы белән котлыйбыз.

Бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча истәлекле. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында була торган гүзәл вакыйга. Бу – өметләр, ачышлар һәм киләчәккә матур планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы - да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Бүген сез киләчәк тормыш юлын һәм һөнәр сайлау кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, сезне кайгырткан, авырлыкларга каршы торырга өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип ышанабыз. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!

Хәерле сәгатьтә!

Әлфәт Сабиров, мәгариф бүлеге начальнигы; Илдар Һадиев, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев