САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлил бистәсендә яшәүче Нестерова Мария Захаровна картаюны белми

Җәлил бистәсендә гомер итүче Нестерова Мария Захаровна бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны истәлекле көне уңаеннан район җитәкчеләре, якыннары, күршеләре котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның Котлау открыткасын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген тапшырды, тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, аның чордашлары буынына соклануын белдерде. Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да Мария Захаровнаны котлап, саулык-сәламәтлек, куанычлы гомер теләделәр. 
Самара өлкәсендә туып-үссә дә, Мария Захаровнаның илле елга якын гомере Җәлил бистәсе белән бәйле. Ире Эдуард Сергеевич белән 1970 нче еллар башында бистәгә килеп, шунда төпләнеп калалар. Мария Захаровна – балалар бакчасында, хәрбиләштерелгән сак хезмәтендә, ә Эдуард Сергеевич нефть тармагында хезмәт куялар. 51 ел тату гомер кичерәләр. Ире берничә ел элек вафат булган, ә ул үзе кызы Татьяна белән яши. “Тормышны, кешеләрне ярата. Шуңа да картаюны белми”, - диләр аның турында ахирәтләре. 
Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев