САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнис һәм Фәһимә Фәретдиновлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Истәлекле көннәре белән аларны район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Мортазина тәбрикләделәр.

Изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
- Безнең өйләнешкәнгә быел 51 ел бит инде, - ди Фәһимә апа.
Ә язылышу таныклыгы буенча Фәретдиновлар гаиләсе моннан 50 ел элек туган.
- Былтыр чакырсагыз да килми идек, без бит документка ышанабыз, - дип шаяртты Гөлчәчәк Әмирҗановна, тагын да озак тигез гомер теләп.

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев