САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәйрәмегез – мөбарәк, табыннарыгыз һәрчак түгәрәк булсын!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең яз башына туры килүе очраклы түгел, бу чорда табигать уяна, ә бу – яңа тормыш башлану билгесе.

Кояш нурына, гөрләвекләр җырына күмелгән бәйрәмдә мәхәббәт, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек рухи кыйммәтләр чагылыш таба. Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Хатын-кыз гаилә учагын саклау белән беррәттән, илебез үсешендә дә актив катнаша, бизнеста, иҗтимагыйсәяси эшчәнлектә һәм җәмгыятьнең мәдәни тормышында уңышларга ирешә. Кадерле хатын-кызларыбыз! Сез безнең өчен ышанычлы тыл, саекмас илһам чыганагы булып торасыз. Янәшәдә сез булганда, теләсә нинди авырлыкны җиңеп була. Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм, язгы кәеф, шатлык-сөенечләр, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Бәйрәмегез – мөбарәк, табыннарыгыз һәрчак түгәрәк булсын!

Фәрит ХӨСНУЛЛИН, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев