САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тәрбиячедән 5 яшьлек малайны кыйнауда шикләнәләр

Баланы каты баш авыртуы белән хастаханәгә озатканнар.

Чаллы балалар бакчасы тәрбиячесеннән 5 яшьлек малайны кыйнауда шикләнәләр. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

Бу хәл кичә кич булган. Малайның әнисе автәшәһәрнең 53 нче комплексында урнашкан балалар бакчасыннан алырга килгән. Бала тәрбияче сукты дип зарланган, ул аягында басып кала алмаган, китап киштәсенә бәрелгән һәм егылган.

Кич белән бала баш авыртуына зарланган һәм ата-анасы "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырган. Баланы хастаханәгә алып барганнар, табиблар караган һәм өенә кайтарганнар.

Мәктәпкәчә учреждение педагогы үз гаебен кире кага. Тәрбияче малайга бары тик кисәтү ясавын белдерә. “Миңа калса, бала әнисеннән курыккан. Аның әнисе бик кырыс, шуңа күрә миннән алда әйтергә булгандыр. Китап киштәсенә берничек тә бәрелә алмый, ул биектә урнашкан. Моның өчен баланы күтәрергә кирәк. Мин балалар бакчасыннан эштән китәргә булдым – бу минем соңгы тамчы сабырлыгым иде”, - дип шәрехләгән бу вәзгыятьне тәрбияче.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/01/168915/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев