Тәрбияче сабыйны кыйнаган өчен, балалар бакчасы малайның әти-әнисенә 45 мең сум түләячәк

Гөлнара Әлмөхәммәтованы бер елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр, шулай ук ике ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыйдылар.

Казанның Вахитов районы суды тәрбияче Гөлнара Әлмөхәммәтова дүрт яшьлек малайны кыйнаган 283нче балалар бакчасыннан әхлакый зыянны компенсацияләү сыйфатында 45 мең сум акча түләттерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баланың әнисе үзенә һәм малаена килгән әхлакый зыянны каплау өчен 350 мең сум күләмендә компенсация таләп итсә дә, суд аны өлешчә генә канәгатьләндерде. Шул рәвешле, учреждение анага — 20 мең, аның улына 25 мең сум түләргә тиеш булачак.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2017 елның ноябрендә 283нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлнара Әлмөхәммәтова «ял сәгатен»дә йоклаудан баш тартканы өчен 4 яшьлек малайны кыйнап ташлаган.

Иң элек ул аның аягына һәм арт санына кулы белән суккан, шуннан соң ачкыч бәйләмен «эшкә» җиккән. Аннары мендәр белән буа башлаган. Малай еларга керешеп, башкаларга йокларга комачаулагач, хатын-кыз аны үз бүлмәсенә җилтерәтеп алып кереп киткән. Бүлмәдә утны сүндереп, ишекне бикләп куйган, малайны ун минут ябып тотканнан соң гына чыгарган.

 

10 октябрьдә Гөлнара Әлмөхәммәтованы бер елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр, шулай ук ике ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыйдылар. Моннан тыш, аның хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

Тәрбияче үз гаебен танымады.

Фото: https://pixabay.com | marvelmozhko

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша