Татарстанның бер районында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның бер районында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр

45 яшьлек ир-ат шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Татарстанның Азнакай районында бер ел дәвамында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 45 яшьлек ир-ат бер ел дәвамында үз баласын даими рәвештә кыйнаган.

Аны шартлы рәвештә өч ел да бер айга ирегеннән мәхрүм иттеләр, шулай ук бер ел сынау срогы билгеләделәр.  

Фото:https://pixabay.com

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/13/167801/


Нет комментариев