САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 6 яшьлек бала һәлак булган трассадагы һәлакәт видеога эләккән

Кичә көндез республиканың Лениногорск районында үлем-китем очрагы теркәлгән.

Социаль челтәрләрдә Татарстанда трассада булган куркыныч авария видеосы пәйда булган. Авариядә алты яшьлек бала һәлак булган һәм тагын өч кеше зыян күргән.

Кадрларда чит ил машинасының узып китүе һәм башка автомобиль белән капма-каршы бәрелешүе күренә. Ике машина да юл читенә ыргытылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә Ромашкино-Куакбаш – Керкәле автомобиль юлының 9нчы чакрымда «КИА» руле артында 44 яшьлек хатын – кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, узып киткән вакытта маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм «КИА» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешкән.

 

Реклама

Авария нәтиҗәсендә, бер чит ил машинасының алты яшьлек пассажиры һәлакәт урынында үлгән. Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.
 

Фото: очевидцы

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X