САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Пенсионерны үгез сөзеп үтергән

Башкортстанда пенсионер ирне үгез сөзеп үтергән

Бу факт буенча тикшерү башланган.

24 сентябрьдә Башкортстанның Баймак районында шәхси хуҗалыкларның берсендә пенсионер ирне үгез сөзеп үтергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Өлкән яшьтәге ир сарайдагы үгезне көтүгә чыгарган, шул вакытта мал аңа ташланган. Кызганычка, ул тән җәрәхәтләреннән сарайда ук үлгән.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте әлеге факт буенча тикшерү башлануы, судмедэкспертиза билгеләнүе, шулай ук һәлак булучының туганнарыннан сорау алынуы турында хәбәр итә.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев