Медиклар Айгөлнең көннәре санаулы гына калган дип саный

Айгөл Фазыйлованың үпкәсеннән ашыгыч рәвештә су суыртканнар.

Яман авыруга каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәле начараюы, шул сәбәпле кичекмәстән хосписка ятуы һәм үпкәләреннән сыеклык суыртулары турында хәбәр итә. Экстрен медицина манипуляцияләрен үткәрү турында карарны табиблар кичә УЗИдан соң кабул иткәннәр.

"Әмир (улы - ред.) белән ашыгыч рәвештә хосписка килдек, анда миңа бу процедураны ясадылар, - дип яза Айгөл Instagram социаль челтәрендәге шәхси битендә. - Әнисенең авыруын күрүе кирәк түгел, аңлыйм, әмма ул минем таянычым! Чын ир-ат!"

Айгөл улының ярдәме аңа көч бирә дип белдерә, ул теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгуга ышана.

«Улым-минем терәгем һәм тормыш мәгънәсе», - ди Айгөл Фазыйлова.

 

Ул дәвалануын дәвам итә. Әмма медиклар Айгөлнең көннәре санаулы дип саный. Шушы көннәрдә Айгөл алдагы дәвалау юлын билгеләү өчен үз табибының ялыннан кайтуын көтүе хакында язган иде. Берничә атна элек аның хәл торышы начарланды. Хәер, соңрак ул тагын "Хәлләр тотрыкланды. Төзәлүгә барам, тфү-тфү", - дип белдерде.

Айгөл Фазыйловага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы номеры 5469620021801608.

Фото: https://vk.com/id364875166

http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде