САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кызының үзеннән булмавын белгән 86 яшьлек ир хатынын суйган һәм үз-үзенә кул салырга тырышкан

.

Татарстан тикшерүчеләре Казанда яшәүче 86 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатты. Ул хатынын үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын Толстой урамында урнашкан фатирда кәеф-сафа корып утырганнар. Кызган баштан 72 яшьлек хатын ир-атка кызының аныкы булмавын, аны башка ирдән табуын, ә ирнең оныгының әхлаксыз яшәү рәвеше алып баруы турында белдергән. Бу хәбәрдән соң ир-ат өстәлдә яткан пычакны ала да, хатынының күкрәгенә чәнчи, корбан алынган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән", - ди тикшерүчеләр.

Җинаять кылганнан соң, ир үги малаена шалтыраткан, булган хәл турында хәбәр иткән һәм үз-үзенә кул салырга тырышкан. Шикләнелүче үз гаебен тулысынча таныган.

Реклама

Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана. Ирне сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: пиксабай

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X