САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан Кремле янында бер ир-ат мылтыктан һавага атып йөргән +ВИДЕО

Видео март башында 1000 еллык мәйданында төшерелгән.

Бер ир-атның Казан Кремле янында атыш оештыруын видеога төшереп алганнар. Шул хактагы видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Роликның март башында ук төшерелүе ачыкланган. Кадрлардан күренгәнчә, мылтык тоткан ир-ат Казан Кремле янында – 1000 еллык мәйданында туктаган машина янында басып тора һәм һавага ата, арткы планда хатын-кыз көлгән тавыш ишетелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге ир-атның шәхесе ачыкланган.

 

«Полицейскийлар тикшерү үткәрде. Ир-атның ядрәсез патроннар белән атуы ачыкланды. Өстәвенә, аның мылтыгы да утлы корал булмаган», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Реклама

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү нәтиҗәләре нигезендә җинаять эше кузгатмау турында карар чыгарылган.


 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X