САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов вафат

Быел гыйнварда аның 90 яшьлек юбилее булган иде.

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов вафат булган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтларында хәбәр ителә.

Галимгә 2020 елның гыйнварында 90 яшь тулган иде.

«Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов вафат. 2020 елның гыйнварында аңа 90 яшь тулган иде. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын», диелә Татарстан Язучылар берлеге хәбәрендә.


Галимә Миләүшә Хабетдинова да Фәрит Хатыйпов вафат булуын социаль челтәрләрдә язды. Аңа бу турыда мәрхүмнең кызы әйткән. «Бүген озаталар. Ноксинский спуск урамында 7 йорт янында. Вакыты билгеле түгел», — дип яза Миләүшә Хабетдинова.

Фәрит Хатыйпов – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000). 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Фәрит Хатыйпов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр язып, көндәлек матбугатта даими басылып тора.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-07-2020/d-biyat-galime-f-rit-hatyypov-vafat-5757642

ФОТО:Татарстан Язучылар берлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев