САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда юлларны яңгыр суы басты, ә җил агачларны автомобильләр өстенә аударды

Чаллыда автомобильләр өстенә агачлар ауган.

Берничә микрорайонда, шулай ук бер мәктәп территориясендә, җил агачларны тамырлары белән йолкып алган.

Чаллыда юлларны яңгыр суы басты, ә җил агачларны автомобильләр өстенә аударды.

Автошәһәрдә көчле җил катнашында икенче көн инде салкын яңгыр ява. Яңгыр сулары автостанция тирәсендә юл участогын баскан. Шаһитлар социаль челтәрләрдә автомобильләрнең йөзеп йөрүе турындагы фотосурәтләрне урнаштыралар. Шамил Усманов урамында һәм «Пушкин» тукталышы районында да шундый ук хәл.

 

Реклама

Моннан тыш, шәһәрдә котырынган стихиядән агачлар зыян күргән. Чаллы халкы тамырыннан йолкып алынган үсентеләрне өченче, кырык беренче һәм илле икенче микрорайон, шулай ук 25нче мәктәп янында тапкан. Кайбер агачлар ерак түгел калдырылган автомобильләр өстенә төшкән.

Бүген ЗЯБ бистәсендә «Хәрби комиссариат» тукталышы янында торган ут баганасы да ауган. Конструкция травмай чыбыкларына зыян китергән, шуның аркасында «Электротранспорт» идарәсе 6, 8 һәм 12 номерлы маршрутларның хәрәкәтен вакытлыча туктатты.
  

Фото: соцсети
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X