САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда бер хатын өч айлык бала битенә газ баллончигыннан сиптергән

Кыз баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Чаллыда бер хатын өч айлык бала йөзенә газ баллончигыннан сиптергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Узган ял көннәрендә шәһәрнең 23 комплексы фатирларының берсенә хатын-кыз ир туганына кунакка килгән. Алар арасында низаг чыккан. Шул вакытта әлеге хатын-кыз газ баллончигы алып, ир туганы белән яшәүче хатынга сиптергән.

Спрей тамчылары анасы кулында булган баланың күзенә эләккән.

Кыз баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Ул анда дәвалау курсы уза.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/06/174680/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев