САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллы паркларының берсендә 12 яшьлек кызны елан тешләгән

Кызның хәле табиблар тарафыннан канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәр паркларының берсендә елан тешләгән 12 яшьлек укучы кыз хакында мәгълүмат пәйда булды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, бу хәл пәнҗешәмбе, 2 май көнне, Яр буе паркында булган. Елан тешләгәннән соң кыз өенә кайта, хәле начарлана. Әти-әниләре ашыгыч ярдәм чакыртканнар һәм баланы хастаханәгә салалар.

 

"Кыз Кама балалар медицина үзәге табиблары күзәтүендә. Баланың хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли", - дип сөйләделәр "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Реклама

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X