"БМВ"ны тоткарлаганда юл инспекторы һәлак булган

44 яшьлек инспектор үлде, 29 яшьлек инспектор хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята.

Узган төндә Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган авария фотолары чыкты. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

44 яшьлек инспектор үлде, 29 яшьлек инспектор хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята.

Моңа кадәр "Татар-информ" әлеге авария турында хәбәр иткән иде. Төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан. Полиция аны тоткарларга тырышкан. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыккан.

Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына чыгып киткән, каршыга килә торган юл экипажы машинасына бәрелгән.

Патруль машинасында пассажир утыргычындагы 44 яшьлек инспектор бик каты имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган.

29 яшьлек икенче инспектор баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/27/162909/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте