САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Баян сатарга теләгән Казан кешесе 180 мең сумыннан колак каккан

Музыкаль коралны потенциаль сатып алучы Казанда яшәүчедән акча күчерер өчен карта паролен сораган.

Казан кешесе баян сатарга теләгән һәм 180 мең сумнан акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Авиатөзелеш районында яшәүче 28 яшьлек ир-ат интернетка музыкаль корал сату турында белдерү урнаштырган, тиздән аның белән потенциаль сатып алучы элемтәгә кергән.

Яшь кеше аферистка акча күчерү өчен банк картасы номерын әйткән. Җинаятьче шулай ук картаның паролен дә сораган.

Нәтиҗәдә, "сатып алучы" казанлының банк картасыннан 186 мең сум акча урлаган. Әлеге факт буенча "банк картасыннан урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/28/177998/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев