САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

5 яшьлек сабый суши ашап үлгән

.

Чиләбедә Тикшерү органнары 5 яшьлек баланың әҗәленә китергән сәбәпләрне ачыклау белән мәшгуль. Мәгълүм булуынча, сабый үләрдән алда суши ашаган булган. Сабый якшәмбегә каршы төндә Чурилово микрорайонында вафат булган, дип хәбәр итә 74.ru иминлек органнары чыганакларына сылтанып. Әти-әни балалары белән суши китертүгә заказ биргән. Ашагач күп тә үтмәгән, бала үзен начар хис итә башлаган. Аны алып кала алмаганнар. Белгечләр бу азыкның бер өлешен анализга алганнар. Тикшерү эше дәвам итә. Баланың агуланып үлүе ихтимал. Тик белгечләр әлегә ахыр нәтиҗә ясарга ашыкмаска киңәш итә.

Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА

Өмет 

Фото: Cheltv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев