15 яшьлек кыз тудырып, тереләй җиргә күмеп куйган сабыйны эт коткарган

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бер эт тереләй җирләп куелган баланы тапкан һәм шулай итеп сабыйның гомерен саклап калган. Бу турыда "Лента.ру" хәбәр итте.

Вакыйга 15 майда була. 41 яшьлек Уза Низайка исемле кеше Пинг-Понг кушаматлы этен ияртеп, фермер кырлары буйлап йөрергә чыга. Кыр буйлап барганда, эт кисәк кенә туктый һәм җирне казый башлый. Этнең хуҗасы да туктап кала һәм җирдән бала аягы чыгып торуын күреп ала. Биредә тере сабый баланы җиргә күмеп калдырганнар.


Уза тиз генә баланы казып ала һәм хастаханәгә китерә. Хәзерге вакытта сабый исән һәм аңа куркыныч янамый.


Бу вакыйганы полиция тикшерә башлый һәм сабыйның анасын да табалар. Тереләй күмеп куелган баланы 15 яшьлек кыз тудыруы ачыклана. Яшь ана йөкле булуын яшереп йөрүен сөйли. Ул әти-әнисеннән бик курыкканын әйтә. Үзе дә сабый булган йөкле кыз кешеләрдән яшереп кенә бала тудыра. Яшь ана яңа туган сабыйдан котылырга карар кыла һәм кырга алып барып, җиргә күмеп куя.


Хәзер 15 яшьлек кызның әти-әнисе оныкларын хастаханәдән алып, үзләре тәрбияләргә җыена. Сабыйны үлемнән саклап калган этне исә герой дип атаганнар.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/15-yashlek-kyz-tudyryp-terel-y-irg-k-mep-kuygan-sabyyny-et-kotkargan/

Фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде