САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Заявкалар кабул итү төгәлләнүгә таба бара

.

“Төзелеш” программасы буенча финанс ярдәме алу өчен заявкаларны республиканың Экономика министрлыгы 1 декабрьгә кадәр кабул итәчәк.
Әлеге программа кысаларында промышленность парклары һәм мәйданчыкларының идарәче компанияләре һәм резидентларына инженерлык инфраструктурасын, здание һәм корылмалар төзелешенә, модернизация һәм реконструкциясенә 30 миллион сумга кадәр займнар бирелә. Микрофинанс продукты срогы – 1 елдан 5 елга кадәр. Төп бурычны түләүне 12 айга кичектерергә мөмкин.
Микрозайм алу өчен республиканың Эшмәкәрлеккә ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт. Районнардагы региональ вәкилләргә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түбәндәге “кайнар линия” номеры буенча консультация алырга була: (843) 524-90-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев