САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Гагаринның шәхси шоферы безнең райондашыбыз булган

Элекке Сарман, хәзерге Тукай районы Тләнче Тамакта яшәгән Гариф Сәйфиев беренче космонавтның шәхси шоферы булуы хакында без бер елны газетабызда язып та чыктык.

Кызганыч, ул үзе исән түгел инде.Без аның тормыш иптәше Долорес ханым белән күрешеп, иренең истәлекләрен барлаган идек. "Син - татарин, мин - Гагарин", дип шаярта торган була очучы, икесе дә авыл малайлары булганлыктан, бик ярата үзен, еш кына әнисе, туганнары янына алып бара торган була. Долорес ханым да ире исән чакта алар хезмәт иткән Звездный шәһәрчеген күреп кайта. Шул вакыттагы кичерешләре аның күңелендә әле дә булса саклана. Ул гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ханым, исән-сау, авылларында гомер кичерә. Шундый танылган райондашларыбыз белән без горурланабыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев