САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь әниләр өстәмә һөнәрле булдылар

“Демография” милли проектының хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү турындагы федераль проекты кысаларында, быел районның мәшгульлек үзәге бала белән өйдә утыручы яшь ханымнарны пешекче-кондитер һөнәренә укытуны оештырды.

Бүген исә берничә ай дәвамында әлеге һөнәрне үзләштерүче яшь әниләр кулларына пешекче-кондитер таныклыгы алдылар. Аларны мәшгульлек үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина тапшырды.
Тантанада шулай ук ханымнарны һөнәргә өйрәткән, укыткан Чаллы мәгариф учреждениесе укытучылары Зәйтүнә Джурко һәм Людмила Кривошина да катнаштылар.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, милли проектның “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тегүчеләр, парикмахер-визажист, ЭВМ операторы һөнәрләренә укыту да оештырылган, 1 С программасын өйрәнүчеләр дә бар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X