Якташыбыз Сочида мөселман зиратын төзетте + ВИДЕО

Сочи шәһәрендә яшәүче якташыбыз - гомерен хәрби хезмәткә багышлаган запастагы генерал-майор, Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәшит Заһиров шәһәрдә мөселман зираты төзү, аңа ритуаль хезмәтләр йорты, юл салу буенча зур эш башкарды.

Без республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез турында кайгыртучы, алар арасында гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны пропагандалаучы, килер буыннарга тапшыру буенча армый-талмый хезмәт куючы якташыбыз белән горурланабыз, аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
Зөлфия Шәрипова язмасы, видеоязмалар – Рәшит Заһиров архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: