Якташыбыз Клара Булатовага ТР халык шагыйрәсе исеме бирелде
Хәбәрләр

Якташыбыз Клара Булатовага ТР халык шагыйрәсе исеме бирелде

Әлеге хәбәрне ишетеп, шагыйрәнең тормыш иптәше Нәфис абый белән элемтәгә кердек.

- ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шалтыратып, бүген безгә шундый куанычлы хәбәр җиткерде. Карарга официаль имза куелды, ихластан тәбрик сүзләрен җиткерде, - ди Нәфис абый.

Чыннан да, Клара апа - мондый зур дәрәҗәле исемгә лаеклы шәхес. Без якташыбыз белән чиксез горурланабыз һәм чын күңелдән тәбриклибез, иҗади уңышлар телибез.
Альбина Сабирова язмасы.


Нет комментариев