САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салиховны күпьеллык фидакарь хезмәте һәм закончалыкны һәм хокук саклауны тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен, республиканың югары дәүләт бүләге – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде.

Рәсәй Федерациясендә суд эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше, гражданнарның хокукларын һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, фидакарь хезмәте өчен, якташыбыз шулай ук Рәсәй Федерациясе судьялары Советының “Суд эшчәнлегенә хезмәте өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. Суд системасы үсешенә керткән шәхси өлеше, Рәсәй Федерациясендә суд эшчәнлеген камилләштерүгә һәм аны ныгытуга күпкырлы хезмәте өчен, Рәсәй Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Алеександр Гусев Җәүдәт Салиховка “Мактаулы хезмәте өчен” медален тапшырды.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X