САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Америкадан сәлам юллый

Америкада яшәүче райондашыбыз – Игәнәбаш авылыннан Әнвәр Габдрахманов хакында без бер хәбәр иткән идек инде.

  • Нефтьче булып эшләгән райондашыбыз бүгенге көндә лаеклы ялда. Язмыш кушуы буенча аңа АКШта да торырга туры килә. Кышларын хәзер дә Вашингтонда үткәрә. Күптән түгел ул туган якларында кунакта булып киткән һәм шигырь юллары аша якташларына янә сәламнәрен юллый. 
    Язам але сезгә Вашингтоннан, 
    Сәлам юлларымны озатып. 
    Туган ягым, туган халкыма 
    Туган хисләремне аңлатып. 

    Монда җылы, яшел чирәм, 
    Яңа еллар якын булса да. 
    Төнге яңгырлар да явып китә 
    Бездә яуган кебек җәйләрдә. 

    Ике атна элек кенә әле 
    Барып кайттым Сарман ягына. 
    Игәнә дә кар астында иде, 
    Күрә алмадым шуңа җирне дә. 

    Күрше Тәүхидә апа белән күрештек, 
    Тордык ярты сәгать чамасы. 
    Аннан тоттык юлны Сарманга, 
    Йомышларның барын барларга. 

    Менә хәзер ятам сагынычта, 
    Америка өенең икенче катында. 
    Кичә сорадым монда сатучыдан: 
    “Казанны беләсеңме? Ул кайда?” 

    “Белмим”, - диде Казан каласын. 
    Аптырашта калдым мин шуңа. 
    “Ә Мәскәү кайсы илдә?” – дидем, 
    “Белмим”, - диде миңа анысын да. 

    “Ә Рәсәйне беләсеңме?” – дидем, 
    Исем китте “белмим” диюенә. 
    Менә шундый халык яши монда, 
    Нинди мәктәп аларны укыта. 

    Менә хәзер горурланып язам әле, 
    Искә алып Сарман мәктәбен. 
    Шуңа, халкым, рәхмәт сиңа миннән, 
    Чынлап миңа белем биргәнсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев