Яхшы Каран авылында "Җиңү агачлары" утыртканнар
Хәбәрләр

Яхшы Каран авылында "Җиңү агачлары" утыртканнар

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, Яхшы Каран авылында "Җиңү агачлары" утыртканнар.

Башлангычның инициаторы - шушы авылда туып-үскән, хәзер Җәлил бистәсендә гомер итүче Ильяс Нуриев. Ул үсентеләрне дә үзе алып кайткан. Авыл тирәли утыртылган бу үсентеләр бервакыт шаулап үсеп, тирә-юньгә ямь биреп торыр, сулар һавабызны тагын да сафландырыр.


Нет комментариев