Мессенджерда кешеләрне төрле “чат”ларга чакыру буенча катгый контроль барлыкка килде.
“WhatsApp”та кулланучыны аның рөхсәтеннән башка төрле төркемнәргә кушуны тыя торган функция барлыкка киләчәк.
Бу функцияне активлаштыру өчен кушымтада “Настройки – Учетные записи - Конфиденциальность”ка керергә кирәк.
Һәр кулланучыга да сайлау өчен берничә вариант тәкъдим ителә: “Все”, “Мои контакты” һәм “Никто”.
Бүгенге көндә кайбер кулланучылар яңа мөмкинлектән инде файдалана. Ләкин тиздән әлеге функцияне барысы да куллана алачак, дип яза The Next Web.
Фото:https://pixabay.com
Нет комментариев