САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виноградны кышка капларга вакыт, - ди һәвәскәр бакчачы Вәзим Нурихәмәтов

Сарман авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Вәзим Нурихәмәтов инде шактый еллар виноград үстерү белән мавыга.

Безнең якларга ияләшмәгән дип саналган бу куакларны ул талымсыз дип саный һәм, кайбер таләпләрне үтәгәндә, аны үстерүнең бернинди авырлыгы да юк, ди.

* Виноградлар кышны җиңел кичерә, - ди ул. - Кышка кергәндә, җитлекмәгән яшел ботакларны кисеп ташлаганнан соң, куакны җиргә яткырам да, иске палас белән каплыйм. Өстеннән тагын дым үткәрми торган материал – рубероид, брезент, шифер һ.б. белән капларга кирәк. Бу эш өчен октябрь азагы-ноябрь башы кулай санала, мин үзем аны октябрь азагында башкарам. Куакларны язын кар эрегәч, һава 8-10 градуска кадәр җылынгач, март азагы-апрель башларында ачам. Изабелла сортын инде берничә ел каплаганым да юк, бары тик җиргә яткырып, бәйләп кенә куям.

Реклама

Ул үсентеләрне дә үзе әзерли. Көздән куакларны кышкы «йокыга яткырганда», үсентегә яраклы ботакларны кисеп ала. Алар 0,5-1 сантиметр юанлыкта, 5-6 күзле булырга тиеш. Ботакларны пакетка төреп, суыткычта, базда туфракта сакларга да, көздән җиргә утыртып калдырырга да була. Көздән утырканнарның барысы да тамыр җибәрмәскә мөмкин икәнен истән чыгармаска кирәк.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X