Ветераннар советлары рәисләре киңәштеләр
.
Кичә район үзәгенең "Шәфкать" үзәгендә район ветераннар Советы hәм инвалидлар җәмгыятенең җыелышы узды. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты hәм чыгыш ясады. Ул узган ел районда башкарылган эшләр, тормышка ашырылган программалар, милли проектлар хакында сөйләде, 2025 елда эшләнәселәрен атады. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова өлкәдәге яңалыклар белән таныштырды, халык ихтыяҗларын яклау программаларына тукталды. Район ветераннар Советы hәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов ветераннар советларының да эшчәнлеген яктыртты, ирешелгән уңышлар, казанышлар турында сөйләде. Соңыннан алдынгылар бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев