САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Убырлы карчык чанага утырган

Убырлы карчык, Шүрәле һәм аю чанага утырган: Әлмәт районында креатив чаналар фестивале үтте

Конкурсантлар үзенчәлекле, могҗизалы чаналар ясарга һәм иҗади номер әзерләргә тиешләр иде. Тау хуҗабикәсе белән тау шуарга, Шүрәле белән биергә һәм могҗизалы утрауны күрергә - «Эх, валенки, эх, варежки, да санки с горы» фестивалендә катнашучылар боларның барысын да үз башларыннан кичерделәр.
Бәйрәм Рус Акташы авылында үтте, креативлыкта 27 команда ярышты, аларның өчесе республиканың башка – Кукмара, Сарман һәм Азнакай районнарыннан килде.
Убырлы карчык, Шүрәле һәм аю тарафыннан җигелгән атлар бик дәртләнеп шудылар. Бу – Кукмарадан “Артка киләчәккә” командасы. Бу шәһәрнең киез итекләр белән дан тотканы билгеле. Ә “Урман риваятьләре” командасы составына урман иясе, кикимора, һәм тау хуҗабикәсе кергән.
- Чананы без Лениногорск районыннан таптык, бизәдек һәм бу гаҗәеп бәйрәмгә алып килдек, - ди конкурста катнашучыларның берсе.
Колакчынлы бүрек, паровоз, “кайнар пирожкилар пешерүче”, аккош, китап формасындагы чаналар – кыскасы, фестивальдә чаналарның ниндиләре генә юк иде.
Иҗади номерга килгәндә, катнашучыларның фантазиясе ургып чыккан чишмәне хәтерләтте. Хәтта кемдер кыш уртасында тропикларда булу әмәлен дә тапты.
- Безнең Иске Михайловкада - +30 градус, без эсседән салкынга килдек, менә шундый идея, - диде Иске Михайловкадан килгән катнашучы.
Бүләксез калучылар булмады. Кемнедер - матур чыгышы өчен, икенче берәүләрне - таудан озак төшкән өчен, өченчеләрне чаналар, киез итекләрне оста ите пбизәгән өчен бүләкләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X