САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яман шеш авыруларын дәвалауга чыгымнарны арттырырга җыеналар

2019 елда беренче тапкыр - мәҗбүри медицина иминияте системасында онкологик авыруларны дәвалауга кеше башына норматив билгеләнәчәк.

Татарстанда 2019 елда онкологик авыруларны дәвалауга чыгымнарны 4,3 млрдка кадәр арттырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан төбәк мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева хәбәр итте.

2019 елда беренче тапкыр мәҗбүри медицина иминияте системасында онкологик авыруларны дәвалауга кеше башына норматив билгеләнәчәк. Ул иминиятләштерелгән бер кешегә 73 мең булачак, диде докладчы. “Бу кыйммәтле терапия белән химиотерапия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә”, - диде ул. 
Гүзәлия Зәкәриева сүзләренчә, быел фондта 2 млрд сумлык онкологик ярдәм каралган, киләсе елга ул 4,3 млрд булачак. Үсеш - 55 процент, диде ул.

 

Утырышта депутатлар “2019 елга һәм 2020 -2021 еллар план чорына Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы закон проектын карады.

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев