САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда татарча язылган юл билгеләре барлыкка киләчәк

"Без рус телендәге билгеләрдән башладык, быел исә татарча язулар да барлыкка киләчәк", - ди Татарстан буенча ЮХИДИ Идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

Быел Татарстанда "Уңга һәм сулга карагыз" дип татарча язылган юл билгеләре барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ Идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

 

Әлеге язулар җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарында булачак.

 

"Без рус телендәге билгеләрдән башладык, быел исә татарча язулар да барлыкка киләчәк. Бигрәк тә мондый язулар  татарлар күпләп яши торган район үзәкләрендә булдырылачак. Әлеге чаралар кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итүенә ышанам", - диде ЮХИДИ җитәкчесе. 

 

Реклама

Сүз уңаеннан, республикада "Посмотрите налево и направо" дигән язулы 20 җәяүле юлы бар инде. 

Фото: Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185856/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X