САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ишетмәүче һәм начар ишетүче балаларга инглиз теле өйрәтәчәкләр

2019 ел башында чит телгә өйрәтә торган программаны Татарстанның ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар интернатларына җибәрәчәкләр.

Казанда ишетмәүче һәм начар ишетүче балаларны инглиз теленә Let's be friends телепроекты аша өйрәтәчәкләр. Ул ишарәләр ярдәмендә булачак. Бу хакта төшерү төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул “Әйдә дуслашыйк” мәгариф телевидение тапшыруы, әмма ул хәзер инглиз телендә кул хәрәкәтләре белән инглиз телен өйрәнү өчен эшләнгән.

Телепрограмма монтажда, төгәлләнгәч, 2019 ел башында Татарстанның ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар интернатларына җибәрәчәкләр.

 

Проект продюсеры Татьяна Мерзлякова проектның Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырылуын әйткән.

Телепрограмма режиссеры Лера Садыйкова әлеге үзенчәлекле балаларның чит телләрне бөтенләй өйрәнмәве сәбәпле, шактый авырлыклар булуын әйткән.

Ишарәләр теле буенча консультант Татьяна Ильичева балаларны бер юлы ике ишарә теле – халыкара һәм амсленгны өйрәнүен билгеләп үткән.

 

Фото: пресс-служба съемочной группы

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев