САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 20 июльдә, профилактик эшләр сәбәпле, телевизион тапшырулар тукталып тора

Берничә телеүзәк эфирны 2:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр туктатачак.

Эре телеүзәкләрдә профилактик эшләр алып барылу сәбәпле Татарстанда телеканалларның бер өлеше эшләмәячәк. 20 июльдә тапшырулар төнге сәгать икедән иртәнге сәгать унбергә кадәр өзелеп торачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Радио-телевидение тапшырулар үзәге хәбәр итә. «20 июльдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Шәмәрдән һәм Зур Полянкадагы эре телеүзәкләрдә профилактик эшләр аналог телеканалларын («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телевидениесен, шулай ук радиотапшыруларны өзеп торып башкарылачак», — диелә хәбәрдә. Техник эшләр киләчәктә төзексезлекләрне булдырмаска һәм татарстанлыларның сыйфатлы эфир куллануы булсын өчен җиһазларны сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстан тулысынча цифрлы телевидениегә узган елның 14 октябрендә күчте.   Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев