САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан югары уку йортларында белем алу 18 процентка кыйммәтләнгән

Татарстандагы куллану базарында еллык инфляция августтагы 2,4 процент белән чагыштырганда 2,6 процентка кадәр арткан.

Татарстан югары уку йортларында белем алу узган ел белән чагыштырганда 2018 елның сентябрендә 18 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Россия Банкының Татарстан буенча Идел-Нократ Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сентябрь аенда Татарстандагы куллану базарында еллык инфляция августтагы 2,4 процент белән чагыштырганда 2,6 процентка кадәр арткан. Бу күрсәткеч Россия буенча тулаем күрсәткечтән (3,4 процент) түбән.

Татарстанда азык-төлек бәяләре динамикасы инфляцияне түбән дәрәҗәдә тота. Сентябрь нәтиҗәләре буенча, азык-төлек булмаган товарларның еллык инфляциясе 3,7 процентны тәшкил итә.

Еллык инфляция мәгариф (+6,8 процент) һәм медицина (+5,5 процент) хезмәтләре кыйммәтләнү нәтиҗәсендә  3,1 процентка (августтагы 2,5 проценттан соң) кадәр артты.

 

Реклама

“Мәгариф хезмәтләре бәясенә иң зур үзгәрешләр югары уку йортларында белем алу 18 процентка кыйммәтләнү (узган елның сентябре белән чагыштырганда) йогынтысында булды. Бу хәл Татарстанда абруйлы уку йортларының күп булуы белән дә аңлатыла”, - диелгән банк хәбәрендә.
 

 

Фото: Михаил Захаров/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X