САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова районга эшлекле сәфәр кылды

Бүген Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова районга эшлекле сәфәр кылды. Ул район прокуратурасын комплекслы тикшерү нәтиҗәләре уңаеннан килгән иде. Соңыннан Юлия Ивановна һәм район прокуроры Эльдар Сабиров гражданнарны кабул иттеләр.

Аларга сигез кеше мәрәҗәгать итте. Сораулар күпбалалы гаиләне торак белән тәэмин итү, миграция законнарының үтәлеше, пенсия исәпләү, алиментлар эзләп алу, инвалидка шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә ярдәм итү һәм башка өлкәләргә кагылышлы иде. Аларга аңлатмалар бирелде, шулай ук дәүләт һәм прокуратура органнарына мәрәҗәгать итү мөмкинлегеннән файдалану турында аңлатылды. Прокурор урынбасары ике сорауны үз контроленә алды.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X