Татарстан Президенты салым түләмәүчеләрне штрафлар белән куркытмаска кушты

Татарстан Президенты әйтүенчә, кешеләргә закон кысаларында салым түләп эшләү хәерлерәк икәнлеген аңлату зарур.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов салым түләүдән тайпылучы гражданнарга штраф салу белән килешмәвен әйтте. “Кешеләрне куркытырга кирәкми”, - диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, үз эше белән шөгыльләнүчеләрне штраф белән куркытканчы, закон кысаларында салым түләп эшләү хәерлерәк икәнлеген аңлату зарур. Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.

“Кешеләрнең ышануы кирәк. Алайса аларны штрафлар белән куркыта башлаганнар. Алай янаулар кирәкми дип уйлыйм. Закон әле эшли дә башламаган, ә кешеләрне инде куркыталар”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

  • Үзмәшгуль кешеләр өчен салым экспериментын 2019 елда башларга җыеналар. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстан сынау төбәкләре итеп билгеләнгән.

 

 

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • 16 сентябрь 2021 - 15:02
    Альзананы “Шаян ТВ”да күрсәтәләр
    Сарман кызы Альзана Шәфигуллинаның XV Дөньякүләм #әдәби марафон татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашуы хакында бер язган идек инде.
    141
    0
    1