САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан авылларында сатучысыз кибетләр эшли башларга мөмкин

“Цифрлы авыл” проекты Балык Бистәсендә 13 авылда сынап каралган.

“Акыллы” авыл кибете “Цифрлы авыл” проекты кысаларында булдырыла. Бу үзенә күрә мультибокс, тулысынча автоматлаштырылган бина. “Цифрлы авыл” проектының асылы шул: һәр авылда без компьютерны яхшы белгән кешене билгелибез, аны тагы да яхшырак өйрәтәбез, ә ул авылдашларына ярдәм итә.

“Кешенең йөз геометриясе теркәлә, кибеткә килгәч, система шундук аның йөзен таный. Кеше кирәкле товарларны ала, әгәр ошамаса, кире куя. Нәрсәдер алса, акчасы автоматик рәвештә салдырыла. Акчасы җитмәсә, товарны киштәгә куеп тора, “кәрҗин”еннән кире салдырыла. Авылларда билгеләнгән вәкил авылдашларына онлайн заказ бирергә, мультибокста сатып алу өчен теркәлергә дә ярдәм итә”, - диде Булат Җамалиев.

Быел “Цифрлы авыл” проектына 500 авылны тоташтыру ниятләнә. “Вәкилләрне табачакбыз, ә кибет булдыру турында аннары уйларбыз. Бу шактый зур ресурслар таләп итә. Бәясе 1 млн сумга якын. Камералар да кую кирәк булачак”, - диде проект авторы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189173/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев