Сәләтле балалар Президент елкасына китте
Хәбәрләр

Сәләтле балалар Президент елкасына китте

Мәскәүгә Яңа ел елкасына Татарстаннан 105 бала китте .

25 декабрьдә Зур Кремль сараенда үткәреләчәк бәйрәмгә чакырылучылар арасында – фән олимпиадалары һәм иҗат конкурслары җиңүчеләре, башка яктан аерылып торучы балалар.
8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрле фәнни берләшмәләр вәкилләре, төрле дәрәҗә фән олимпиадалары җиңүчеләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары арасында батырлык эшләүче балалар да бар. Мәсәлән, 13 яшьлек Илфат Әюпов суга батучы 9 яшьлек малайны коткарган. “Мин күпердә балык тотып утыра идем, күпер буйлап велосипедта үтеп баручы малай суга егылды. Моны күргәч, күпердән сикердем һәм аны тартып чыгардым. Бу вакытта курыкмадым. Соңыннан әти-әнием “Молодец!” – диделәр, ә мәктәптә медаль тапшырдылар”, - дип сөйли ул.
Ә Елизавета Куркина инде җиде ел җырлый, “Йолдызлык”та катнаша. “Мин Мәскәүдә үземә яңа дуслар табарга телим”, - ди ул.
- Кремльдәге Яңа ел бәйрәме – традицион бәйрәм. Ул ел саен Россиянең барлык төбәкләреннән иң алдынгы яшьләрне җыя, - ди бу уңайдан республика яшьләр министры урынбасары Анна Захматова.
Башкалада балалар ике көн булачаклар. Алар өчен шәһәр һәм илебез Президенты Владимир Путинның резиденциясе урнашкан Кремль буйлап экскурсия дә оештырылачак.


Нет комментариев