САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәрләрәмә авылының батыр улы зурланды

Шәрләрәмә авылында бүген узган тантаналы чараларның тагын берсе авылдашлары – сугыш ветераны Котдүс абый Әгъләмовны хөрмәтләү йөзеннән булды.

Әсирлекне күргән, чәнечкеле тимер чыбык артында да яшәүгә өметен югалтмаган, сугыштан үпкәсендә дошман пулясы белән катйкан  батыр улын авыл бик зурлады – ул яшәгән йортка мемориаль такта эленде. Аны ачу хокукы Котдүс абыйның кызы Марзия апа белән авылдашлары - район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголовка бирелде.

Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Ветеранның балалары, авылдашлары аның турында истәлекләрен барладылар, бу эшнең дәвамлы булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев