САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сез беләсезме?

Кызыклы фактлар

Балалар, башка фасылдагыга карый, яз көне тизрәк үсәләр. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, елның беренче яртысында аларның үсеше август-декабрь айларына карый өч тапкыр тизрәк була.
Кошлар аеруча яз көне ныграк сайрыйлар. «Малайлар» җырлыйлар, «кызлар» тыңлыйлар. Максатлары — каршы як җенеснең игътибарын җәлеп итү. Иң матур җырчы кош — сандугач.
Кеше яз көне ешрак сулыш ала. Кыш көне ул кислород ачлыгы кичерә. Ә яз көне, көннәр җылынгач, кеше организмы кислородны күбрәк куллана башлый.
Яз бөтен дөньяда да март, апрель, май аенда килми. Австралия, Аргентина, Мадагаскарда ул сентябрьдә килә.
Женевада яз рәсми рәвештә хөкүмәт йорты тәрәзәләре астында үсүче «рәсми каштан» чәчәк аткач яки аның беренче яфрагы чыккач кына килә. Гадәттә, каштан язны март аенда «игълан итә». Ләкин еш кына ул бу тәртипне боза да. 2002 елда, мәсәлән, ул үзенең беренче яфрагын 29 декабрьдә күрсәтә, ә 2006 елда ул елга ике тапкыр чәчәк ата: башта — мартта, соңыннан — октябрьдә.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев