САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сарман»ны өегезгә үзебез илтеп бирә алабыз

1 сентябрьдән вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына, яздыру кампаниясе башланды.

Без дә “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына 2020 елның беренче яртысына яздыру башлануын игълан иттек. Абунәчеләребезгә шуны да җиткерәбез: “Сарман” газетасы киләсе елдан атнага бер мәртәбә – җомга көнендә чыгачак. Ул басма битләр күләмен югалтмый: унике битле булачак, шулай ук “Атна вакыйгалары” кушымтасы да калачак. Бу почта хезмәтләре чыгымнарының тагын да артуы белән бәйле. Әмма атнага бер чыгу белән бәйле рәвештә, безнең газетага язылу бәяләре артмаячак – быелгы кебек калачак. “Сарман”га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен – 699, оешмалар өчен 792 сум тәшкил итә. “Новый Сарман”га 441 сумга язылырга мөмкин. Ул дүрт битле булып чыга. Альтернатив яздыру да гамәлдә. Бу очракта газетага мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә килеп языласы, аны шуннан ук яисә үзәк базар янындагы “Фотоэксклюзив” салоныннан килеп аласы була. Ярты еллык бәясе – 400 сум. Без газетага мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә килеп язылып, өйләрегезгә аны үзебезнең хезмәткәр илтү вариантын да кертәбез. Бу очракта ярты елга язылу бәясе, альтернатив язылудан бераз артыграк, әмма почта аша язылуга караганда, кимрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев