Сарманда табигать хәзинәләре ярминкәсе узды
Бүген район үзәгенең Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында көзге байлык һәм муллыкка багышланган бик матур чара үткәрелде.
Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре “Көзге остаханә”, “Көзге композиция”, “Могҗизалы яшелчә”, “Көзге сыйлар” номинацияләренә үзләренең фантазияләре белән бик күп төрле эшләр тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары аларга бәя биргәндә, тырышлык, оригинальлек, куелган хезмәт, осталыкка игътибар иттеләр. Шулай ук талантлар да барланды. Нәтиҗәдә беренче номинациядә Рангазар авылы мәдәният йорты эше иң яхшысы дип танылды. Саклаубаш, Александровка, Сөлек, Яхшы Каран, Югары Чыршылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик тырышканнар. Икенче номинациядә Югары Әхмәт мәдәният хезмәткәрләре беренче урынны алдылар. Икенчедә – Азалак, Ләшәү Тамак, өченчедә Чукмарлы, Яхшыбай, Зур Нөркәй сәнгать осталары булдылар. Өченче номинациядә Югары Чыршылының яшелчәләре иң могҗизалылары булдылар. Мортыштамак, Колмәт, Сарысаз Тәкермән, Ләке, Иске Минзәләбаш яшелчәләре дә “бик образлы” булып үскәннәр. Күтәмәле мәдәният йорты хезмәткәрләре иң күп һәм мул сыйлы табын корганнар иде. Баткак, Иске Кәшер уңганнары – икенче, Әлмәт, Рантамак, Петровский Завод мәдәният хезмәткәрләре өченче урынга ия булдылар. Җыр-биюгә осталар арасында да иң-иңнәр билгеләнде. Барлык җиңүчеләргә һәм уңышлы чыгыш ясаганнарга оештыручыларның Дипломы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев