САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сарман таңнары» «Шәфкать»тә ял итүчеләр белән очраштылар +ВИДЕО

Кичә — 13 март көнне «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә булдылар, Сарманга төрле районнардан килгән ял итүчеләр алдында үзләре язган шигырьләрне укыдылар.

Айсылу Кәлимуллина, Булат Шәймәрдәнов, Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Закировның чыгышларын барысы да бик җылы кабул иттеләр. Шәрләрәмәдән Роза Шәйгарданова, Сарманнан Изалия Петрова, гимназиядән Алия Назарова, Клара Булатова, Дамир Гарифуллин иҗатына тукталып, аларның шигырьләрен сөйләделәр. Очрашуда шулай ук Нияз Акмал, Вәсимә Хәйруллинаның кайбер шигырьләре яңгырады.
Һәм без башлыйк,
Без җырлардан башлыйк,
Җанга якын шушы җырлардан.
Халык белән бергә чордан-чорга
Уза алган һәрбер җырга дан! — дип яза Нияз Акмал үзенең «Сарман җыры» поэмасында. Әлеге җанга якын җырларны очрашуда катнашучыларга тамашачы инде яратып өлгергән Булат Шәймәрданов, Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинова, Альбира Шәрифуллина, Алия Шаяпова, Каташ-Караннан Нәфисә Солтангәрәева бүләк иттеләр. Анна апа Гомәрова бик килешле итеп татар һәм керәшен биюләрен башкарды.

Үзәктә ял итүчеләр берләшмә әгъзаларының чыгышларын бик яратып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев