Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре санитар җомгада катнаштылар
Хәбәрләр

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре санитар җомгада катнаштылар

Бүген районда санитар икеайлык кысаларында санитар җомга үткәрелде. Һәр оешма тирәсе чүп-чардан чистартылды, җыештырылды, себерелде.

Аннан Сарман мәгълүмат-мөхәррият хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Алар үз территорияләрен кышкы чүп-чардан арындырдылар, түтәлләрне чәчәкләр утыртырга әзерләделәр. Санитар җомга киләсе атналарда да дәвам иттереләчәк. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.


Нет комментариев