САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Матбугат үзәге әниләр көне уңаеннан бәйге игълан итә

Хөрмәтле райондашлар!

“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталары коллективы 27 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан “Әниемнең яшь чагы” дигән өр-яңа бәйге игълан итә. Анда катнашу шартлары бик гади. Моның өчен әниләрегезнең яшь чагында төшкән фотоларын sarmangazetam11@mail.ru электрон почтасына яки “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеменә җибәрергә кирәк.
Бәйгегә бүген старт бирелде һәм ул 22 ноябрьгә (әлеге датаны да кертеп) кадәр дәвам итәчәк. Аңа 23 ноябрь көнне нәтиҗә ясалачак. Йомгак ясау ысулын сезнең белән бергә хәл итәчәкбез, хөрмәтле дуслар, төркемебездәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз – бу хакта өстәмә хәбәр итәчәкбез. Җиңүче әни турында видеоязма әзерләячәкбез, аның хакында газетабызда да язачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев