САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сарман” газетасының “кулы” җылы

Бүген – 30 сентябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне, өлкәннәр декадасы уңаеннан һәм Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарафыннан инде берничә ел дәвамында уздырылып килә торган “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе кысаларында үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова һәм үзәк хезмәткәрләре Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар, анда яшәүче өлкәннәр белән аралаштылар, аларга сарманлылар бәйләгән җылы оекбашларны тапшырдылар.

Интернат-йортта яшәүчеләр аларны бик теләп, рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр. Без исә үзебез һәм алар исеменнән әлеге игелекле эштә катнашкан – матур һәм җылы оекбашлар бәйләгән сарманлыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, ә өлкәннәргә исәнлек-саулык, иминлек һәм тыныч картлык телибез.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев